Если Вы не видите татарские буквы - скачайте и установите шрифт Arial Tat
Сђламђтлек


Ботканыћ кайсы файдалырак


Вегетарианнарча тукланырга булдым ђле. Димђк, боткалар да ашаштыргаларга туры килђчђк. Аларныћ кайсы файдалырак икђн? Шуны белђсе иде.
Сђлимђ Шакирова. Баулы



Кљн саен берђр тапкыр гына булса да ботка ашап кую ашказаны џђм эчђклђрне сау-сђламђт килеш сакларга ярдђм итђ, эчке ђгъзаларны савыктыра. Бигрђк тђ шикђрсез, тозсыз џђм сљтсез пешерелгђн боткалар организмны шлаклардан чистарта. Ђмма, тулаем алганда, ярмалар тљрле њзенчђлеккђ ия, шућа књрђ билгеле бер авырулардан интегњчелђргђ аларныћ кайберлђрен чиклђнгђн књлђмдђ генђ кулланырга кићђш ителђ.
Ђйтик, солы боткасы аксымга бай. Анда шулай ук њсемлек мае, фосфор, тимер џђм калий элементлары да байтак. Сыек кына итеп пешерелгђн солы боткасы ашказаны-эчђк авыруларыннан интегњчелђргђ файдалы.
Карабодай ярмасында аксым тагын да књбрђк. Андагы тимер микъдары исђ иттђгедђн дђ артыграк. Шућа књрђ карабодай боткасы – аз канлылыктан интегњчелђр, каты авырулардан џђм операциялђрдђн соћ хђлсезлђнеп калучылар љчен менђ дигђн ризык. Шуныћ белђн бергђ, карабодайда углеводлар да башка ярмалардагыга караганда азрак. Димђк, ул симереп китњдђн куркып яшђњче таза гђњдђлелђргђ дђ ђйбђт ризык дигђн сњз.
Ђ менђ манный боткасы бик тђ калорияле. Ул њсеп килњче сабый организмы, шулай ук ашказаны-эчђк авыруларыннан ќђфаланучылар, бераз гына булса да њзлђренђ ит кунуны телђњче ябык гђњдђле кешелђр љчен файдалы. Тик юан кешелђргђ, атеросклероз, диабет ише чир-чордан интегњчелђргђ ул бармый.
Шулай ук дљге дђ књп калорияле ярмалар исђбенђ керђ. Шућа књрђ дљге боткасы, манный кебек њк, ябыклар љчен бик файдалы. Анда организмдагы барлык књзђнђклђрнећ тотрыклы эшлђвен тђэмин итђрдђй В1 витамины књп. Дљгедђ клетчатка бик аз, шућа књрђ ул ќићел њзлђштерелђ. Ђмма аныћ шушы ук њзенчђлеге, туя белми ашаган очракта, эч катуны китереп чыгарырга, кешене симертергђ мљмкин. Шућа књрђ ул билгеле бер авырулардан интегњчелђр џђм љлкђн яшьтђгелђргђ тђкъдим ителђ. Ђ менђ эчђк авыруларыннан тилмерњчелђр, юанаюдан куркып яшђњчелђр дљге боткасын чамасын белеп кенђ кулланырга тиеш. Мондыйларга кљрђн тљстђге дљгене тђкъдим итђргђ була. Чљнки аныћ калориясе агындагыга караганда азрак.
Бодай туклыклылыгы ягыннан югарыда телгђ алып њтелгђн ярмалардан калыша. Аксым џђм углеводлар микъдары анда ђллђни искитђрлек тњгел. Аныћ каравы, бу ярмада йљрђк мускуллары љчен бик тђ кирђкле калий тозлары књп. Шућа књрђ бодай ярмасы организмны энергия белђн тђэмин итђ. Бодайны ић элек юан кешелђргђ џђм атеросклероздан интегњчелђргђ тђкъдим итђргђ була. Чљнки ул организмда май катламы утыруга комачаулый, йљрђк-кан тамырлары системасына ућай йогынты ясый. Бодай боткасыныћ бавыр, кан системасы авыруларыннан, шулай ук эч катудан ќђфаланучылар љчен файдасы зур. Ашкайнату органнары бигњк “тљзек” булмаганнарга, аеруча гастрит белђн “дуслашып” киткђннђргђ аныћ белђн тукланырга кићђш ителми.
Ђ менђ арпа боткасын яратучылар, булса да, сирђктер. Чљнки ул тђме ягыннан да, организмда њзлђштерелњ дђрђќђсе ягыннан да “туганнарыннан” калыша. Аныћ каравы, мондый ботка эч катканда файдалы. Ул шулай ук юанаю белђн дђ янамый. Арпа ярмасы организмда матдђлђр алмашын “тђртиптђ” тотуга сђлђтле.